«Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре» дигән циклдан күренекле язучыбыз Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» дип исемләнгән мәшһүр романына нигезләнеп эшләнгән моноспектакль. 1 нче һәм 2 нче өлешләр. Моноспектакль Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән аудиокитапка нигезләнеп, Татарстан радиосы режиссеры Рамил Һидиятулла һәм мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафыннан әзерләнгән. Әсәр Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров башкаруында яңгырый.