Ә сез беләсезме, һәр унъеллык саен кешенең гомер озынлыгы арта бара икән— барысы да медицинаның алга китүе, камилләшүе һәм бу өлкәдә даими ачышлар булуы нәтиҗәсе. Элек дәваланмый дип уйланган авырулар белән хәзер уңышлы көрәшә беләләр. Шуңа да карамастан, экологиянең начарлануы, кайбер илләрдә сыйфатлы медицина булмау белән бәйле вәзгыять сәламәт кешеләр санын киметә.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы сәләматлекнең төп нигезе итеп физик активлыкны атый. Бүген без спорт һәм сәламәтлек турында сөйләшәбез.