“Татарлар: Үз өемдә – үз көем”. Кукмара районы.
Һәр тапшыруда без сезне республикабызның бер районы, андагы матур эшләр, проблемалар, төбәкнең тарихы, халыкның яшәү рәвеше, үзенчәлекләре белән таныштырып барабыз.
Ул төбәктә яшәүче кешеләр, чын-чынлап, “Аллага шөкер, үз өемдә – үз көем”, — дип әйтә алалармы, туган телләрен саклау, үз гореф-гадәтләрен үтәү, гомумән, милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен шартлар тудырылганмы? Үз өйләрендәге кебек, җылы, рәхәтме, күңелләре тынычмы. Менә шушы мәсьәләләр тапшыруларыбызның үзәгендә чагыла. Бүгенге чыгарылышыбыз республикабызның төньягында урнашкан Кукмара районында әзерләнде.









