Хәзерге вакытта керәшен кардәшләребез тарафыннан яратып, хөрмәт итеп үткәрелә торган Илья көне бәйрәменең тарихи тамырлары кайларга барып тоташа, аның йолалары нинди һәм алар нәрсәне аңлата? Татар гимназиясендә укып йөрүсе Гөлназ белән Камил менә шушыны ныклап өйрәнгәннәр. Ә инде алар үзләре белгәнне әтиләренә өйрәтмичә кала алмыйлар. Нәтиҗәдә Ногмановлар йортында бик кызыклы дәрес үткәрелә.