«Татар радиоуниверситеты”. Остаз – филология фәннәре докторы, татар мифларын өйрәнүче Ләйлә Дәүләтшина. 3 нче тапшыру.
“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме темаларына кагылдык. Һәм яңа бер зур тема башлаган идек! Ул – мифология! Бүген дәвам итәбез!
Тапшыруда филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире, ТР Фәннәр академиясе профессоры Ләйлә Хәсән кызы Дәүләтшина остазлык итә.
Бүгенге дәресмнең төп темалары:
- Татар мифологиясе нәрсәгә нигезләнә?
- Татар мифологиясенең иң билгеле персонажлары?
- Безгә әдәбият дәресләре аша килеп ирешкән персонажлар.