Игътибар итәсезме икән, безнең янәшәбездә бик зур ихтыяр көченә ия кешеләр яши. Алар үзләренә без күз алдына да китерә алмаган зур максатлар куялар. Язмыш тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән, тормыш шартлары бик үк уңай булмаган очракта да рух ныклыгы һәм тырышлыклары ярдәмендә таулар күчерә алырлык көчле кешеләр бар. Бүген мин сезне шундыйларның берсе – Альбина Абрамова белән таныштырасым килә. Ул башка җырчылардан кара күзлек киеп, мәгънәле сүзле җырларны моңлы итеп башкаруы белән аерылып тора.