Бу атнада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанда булды. Ул диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның өченче конференциясе эшендә катнашты.
Җомга көнне Татарстанга Малайзиянең Югары хакиме Ибраһим Искәндәр килде. Мәскәүдә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан иде.
Бердәм сайлау көнендә, 14 сентябрьдә, булачак тавыш бирүгә әзерлек бара. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев үзәк сайлау комиссиясенең республикадагы барлык сайлаучылар өчен тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итү буенча эшчәнлеге турында сөйләде.
Республикада кызу урак өсте дәвам итә. Урыннарда эш барышы белән танышу өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу атнада берничә районда булды.