Татар гимназиясендә укуып йөрүче Гөлназ белән Камил бу араларда календарьларның тарихы белән мавыгып киттеләр. Шулар арасында “Табигать календаре” дигән гаҗәеп кызыклы бер күренешкә тап булдылар. Баксаң, әлеге календарь халык еллар-гасырлар дәвамында күзәтеп килгән сынамышларга нигезләнгән икән. Боларны Гөлназ белән Камил әтиләренә өйрәтмичә кала аламы соң инде?! Ногмановлар йортында яңа темага багышланган кызыклы дәрес үткәрелә.