Программаны безнең тормышыбызның иң мөһим кешеләре – балалар ачып җибәрә. Илдус Якуповның Шәүкәт Галиев шигыренә язган “Яшь гармунчы” дигән җырын Түбән Кама “Яшьлек” ансамбленең балалар төркеме башкара. Бу җырны без тапшыруыбызга бер ачкыч булсын, дип сайлап аллдык. Чөнки ул балаларның да, өлкәннәрнең дә яртакан әдибе, Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Абдулла Алиш исемендәге һәм Ганс Христиан-Андерсен исемендәге халыкара премияләр лауреаты Шәүкәт Галиев иҗатына багышлана. Хәзер сезне аның шигырьләрен һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз.









