Бүген без сезнең игътибарыгызга Александр Николаевич Островскийның «Свои люди, сочтемся» комедиясе буенча куелган “Агай-эне ак мыек” радиоспектаклен тәкъдим итәбез. Әсәрне татарчага Наил Дунаев тәрҗемә иткән. Спектакльнең режиссеры – СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов. Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә 1980 елларда язып алынган.









