Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Менделеевск районының башлангычы булып Иске Бондюг авылы тора. Менделеевск районын — Россиянең химия сәнәгате бишеге дип тә атыйлар. Чөнки Россиядә химия сәнәгате барлыкка килгән үзәкләрнең берсе — нәкь тә Менделеевск районы. Бүген биредә төп химия продуктлары, минераль ашламалар җитештерәләр, нефть һәм иярчен газ чыгаралар.
Район үсешенә төп этәргеч булып — 1868 елда сәнәгатьче Капитон Ушков тарафыннан химия заводы төзелә һәм шәһәр барлыкка килә. XIX гасырда ук биредә илебез күләмендә химия фәненең эксперименталь базасы урнаша. Бондюга авылы янындагы химия заводы — 1850 елда төзелгән Кокшан химия заводына хуҗа булган Ушковлар династиясенең эшен киңәйтү нәтиҗәсе була. Күпмедер вакыт элеккеге бондюж заводында бөек рус галиме-химигы Дмитрий Менделеев хезмәт куйган.
Бүген 15 августта Менделеев районы барлыкка килүгә — 40 ел. «Татарлар: үз өемдә — үз көем» тапшыруының бүгенге чыгарылышы Менделеевск төбәгендә әзерләнде.









