18 августта Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумы ачыла. Бу — Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре арасында эшлекле һәм мәдәни алмашу мәйданчыгы.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан-Россия 7нче икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясады, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе – Кыргызстан Президенты хакимияте җитәкчесе Адылбәк Касыймалиев белән очрашуында катнашты.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановиюль аенда Идел буе федераль округытөбәкләре җитәкчеләре медиа рейтингындаберенчеурынны алды. Рейтинг йомгаклары«Медиалогия» сайтында теркәлгән.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетене формасын раслады. Элегрәк Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Республика Рәисе сайлауларында сайлау бюллетеньнәре санын раслаган иде — алар 2 миллион 923 мең 100 данә.