Татар гимназиясе укучылары Гөлназ һәм Камил календарьлар тарихы белән кызыксынып китәләр. Төрле халыкларның төрле дәверләрдә кулланган календарьларын белмичә торып, халык йолаларын аңлап җиткереп булмый икән ул. Менә шуларны үзләре өйрәнгәннәр дә, хәзер инде белгәннәрен әтиләренә өйрәтәләр.