Казанга бөтен дөньядан татар яшьлəре җыела! Бик тиздән, августның 26сыннан 28енә кадәр Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» кысаларында Казанда IX Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак. Без бүген менә шул турыда сөйләшергә дип җыелдык.
IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004нче елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегат җыйган беренче съезды үткәрелә.
Бөтендөнья татар яшьләре форумының игьтибар үзәгендә татар яшь буынының милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау тора. Татарның яшь буыны тарафыннан милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү – Форумның максаты итеп билгеләнә. Шунда ук ана телен, милли тарихны һәм мәдәниятне белү, якын киләчәккә милләтнең үсеш юнәлешләрен билгеләү керә.
Бүгенге көндә Форум бөтен дөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштереп һәм координацияләп тора.
Студиябездә кунакта – Бөтендөнья татар яшьләре форумының проектлар кураторы Ләйсән Фәхриева һәм «Идел» журналы шеф-мөхәррире Гүзәл Закирова.










