Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут республикада фри-бәрәңге җитештерүче беренче заводны ачуда катнаштылар. Предприятие «Чистай» индустрия паркында урнашкан.
Татарстанда сайлауларга иҗтимагый мониторинг беренче ел гына алып барылмый, ә 2018 елдан башлап, сайлауларга иҗтимагый контроль хокукы республиканың Иҗтимагый палатасына закон нигезендә беркетелгән. Бу хакта Казандагы «Сайлау» үзәгендә узган брифингта республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтте.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәният көннәре чараларында катнаша. Ул бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Татар мәдәни үзәгенең актлар залында җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев истәлегенә багышланган музыкаль-әдәби кичә узды.
Көндезге чыгарылыш
Россия Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Апас районында «Яратель» кошчылык фабрикасы төзелеше мәйданчыгында булдылар. Әлеге фабрика Идел буе федераль округында йомырка җитештерүдә иң зурысы булачак.
Казанда«Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумы бүген эшен дәвам итә. Ул Россия Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча уза.
Мәскәүдә һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, берничә чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Татарстан Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Кичке чыгарылышлар
Казанга Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килде. Ул «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форумында катнаша.
“Казан Экспо” үзәгендә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форумындаРоссия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин эшлекле сөйләшүдә катнаштылар. Форумда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсына йомгак ясала.
Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин илнең технологик мөстәкыйльлегенә ирешү өчен “Сибур” компаниясе инвестиция проектларының әһәмиятен бәяләде. Ул «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумында әлеге компания стендын карады.
Россия Федерациясе Хөкүмәте РәисеМихаилМишустин «Казан Экспо» үзәгендә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше»Бөтенроссия форумында оештырылган күргәзмә белән танышты. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.
«Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Х Бөтенроссия форумының пленар утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, форум кече шәһәрләр тормышында барган үзгәрешләрне күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Казанда «Идел-Пресс» нәшриятында Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирү бюллетеньнәре бастырыла башлады. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьевның әйтүенчә, барлыгы 2 миллион 923 мең 100 бюллетень бастырылачак.