Быел һиҗри ел буенча караганда Пәйгамбәрнең ﷺ тууына 1500 ел була. Мәүлид — Ислам дөньсы күп гасырлар үткәреп килә торган олуг бәйрәмнәрнең берсе. Быел бу бәйрәм нисбәтеннән нинди чаралар була, Пәйгамбәребезнең тормыш юлында нинди кызыклы вакыйгалар булган — болар һәм башкалар турында студиябез кунагы Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы, ТР мөфтие беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән әңгәмә кордык.