Иртәнге чыгарылыш
Россия Федерациясе Хөкүмәте РәисеМихаилМишустин «Казан Экспо» үзәгендә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше»Бөтенроссия форумында оештырылган күргәзмә белән танышты. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.
«Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Х Бөтенроссия форумының пленар утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, форум кече шәһәрләр тормышында барган үзгәрешләрне күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Казанда «Идел-Пресс» нәшриятында Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирү бюллетеньнәре бастырыла башлады. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьевның әйтүенчә, барлыгы 2 миллион 923 мең 100 бюллетень бастырылачак.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышны Республика Премьер-министрының беренче урынбасары — Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Анда гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына хәзерлеге тикшерелде
Нурлатта һәм Минзәләдә «Каһарман әтисе» күчмә фотокүргәзмәләре ачылды. Аларда Татарстанның төрле районнарыннан дәүләт бүләкләренә лаек булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре портретлары куелган.
Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында «Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумында «Фиджитал-урбанистика» остаханәсенең соңгы проектларын яклау узды.
Кичке чыгарылышлар
Бүген – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын телеграмм каналында котлады.
Иннополиста Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренеңреспубликаавгусткиңәшмәсенеңпленарутырышы узды. Анда педагогияколлективларыныңузган укуелындагыэшенәйомгакясалды, яңа уку елына бурычлар билгеләнде. КиңәшмәнеТатарстан РәисеРөстәмМиңнехановалыпбарды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Иннополис университеты үсеше һәм югары уку йортының мәгариф системасындагы эшчәнлеге белән танышты. «Иннополис Университеты» югары белем бирү оешмасын тәкьдир итүе мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышыннан соң, югары уку йорты залында узды.