Бу атнада Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы узды.
Бу атнада Казанга эш сәфәренә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килде. Ул Казанда «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» 10 нчы бөтенроссия форумында катнашты.
Татарстанда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы булды. Киңәшмә “Хәзерге заман мәгарифенең кыйммәтләр ориентирлары» темасына багышланды.
Республикада урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көндә барлык иген кырларының яртысыннан күбрәгендә уңыш җыеп алынган. Республика буенча барлыгы 2 млн 770 мең тонна уңыш җыелган. Һәр гектардан уртача 41,6 центнер уңыш чыга.