Җәлилчеләр батырлыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция
25 август – җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан игътибарыгызга “Татарлар елмаеп үлделәр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Анда шагыйрьләр Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Ренат Харис, Салих Баттал, Нариман Камал шигырьләре, композиторлар Нәҗип Җиһанов, Алмаз Монаыйпов, Фасил Әхмәт, Резеда Әхиярова, Мәсгуть Имашев җырлары файдаланылды.