Татар матбугаты тарихы сәхифәләре. Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Резидә Зәйни остазлык итә.
“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме, мифология хакында сөйләштек. Бүгеннән тагын бер кызыклы, зур тема башлап җибәрәбез. Ул — татар матбугаты тарихына багышлана.
Студиябездә филология фәннәрен кандидаты, Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты Резидә Локман кызы Зәйни остазлык итә.
Бүгенге тапшыруда:
- Татар вакытлы матбугатының чишмә башы саналган календарьларның барлыкка килү вакыты һәм сәбәпләре.
- Каюм Насыйри календарьларының тышкы ягы, форматы һәм башка үзенчәлекләре.
- Каюм Насыйри календарьларында нинди кызыклы материаллар булган?
- Календарьлар ничек үзгәреш кичергән?
- Каюм Насыйри календарьларны ни өчен чыгарырга булган?
- Ни сәбәпле Каюм Насыйри 3 ел календарьларын чыгармыйча калган?
- Каюм Насыйридан башка да календарьлар чыгаручылар алар кемнәр бу һәм нинди календарьлар турында сүз бара?
- Журналистика юнәлешендә укучы студентларга бу тема ни рәвешле кызык? Татар календарьларын өйрәнүне дәвам итүчеләр бармы?
- Календарьларны өйрәнү ни өчен кирәк?