Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының “Моңлы бер җыр” спектакле язмасын тыңларга тәкъдим итәбез. Драматург һәм язучы Туфан Миңнуллин әсәре. Сәхнәгә куючы режиссер – Марсель Сәлимҗанов. Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Госман Әхмәтҗан, тавыш операторы Сәкинә Хәкимова һәм мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафыннан 1985 елда язып алынган.