Август – традицион рәвештә туйлар ае. Табигатьнең шушы җиләк-җимеш, игеннәр өлгергән чагында бик күп яңа гаиләләр барлыкка килә. Бу, әлбәттә сөенечле күренеш. Яшь парларга исәнлек-саулык, байлык-муллык, сөю-сәгадәт теләп, бүген игътибарыгызга “Котлы булсын туегыз” дигән музыкаль программа тәкъдим итәбез.