Яңа уку елы башланырга нәкъ бер атна вакыт калды. Сыйныфташларыгыз, яраткан укытучыларыгыз, гөрләп торган мәктәп тормышы белән очрашуны түземсезлек белән көтәсездер. Шул ук вакытта җәйге каникулның соңгы көннәрен ничек тә күңеллерәк һәм файдалырак үткәреп җибәрү теләге бар бит, әйеме дусларым? Әле арагызда 9 нчы сыйныфтан соң көллиятләргә, 11 нче сыйныфтан соң югары уку йортларына укырга керүчеләр дә бар. Алар тормышында гомумән яңа сәхифә башланып китә. Бик җаваплы көннәре аларның. Бүгенге “Сердәшханә” тапшыруында Актаныш районы кызы, быел Казан медицина көллияте студенты булган Алинә Вәлиева катнаша.