Татар телендә эшләүче радиолар арасында уздырылган волейбол ярышыннан репортаж.
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Ирек Әнвәр улы Садыков белән уракның барышы турында телефон элемтәсе.
Бүген күренекле драматург, РСФСРның Станиславский, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган Туфан Миңнуллинның туган көне – аңа 90 яшь тулган булыр иде. Алар шулай ук күренекле актриса Нәҗибә апа белән гомерләренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итеп яшәделәр. Моннан 27 ел элек алар белән гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган тапшыру әзерләгән идек. Күренекле милләттәшләребез икесе дә гүр иясе инде. Урыннары җәннәттә булсын дип, бүген без аларның гаилә тормышына багышланган тапшыруны кабатлап тапшырабыз.
«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда яңартылган кадрлар үзәкләре ачылды. Мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү турында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова сөйли.