Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирү өчен 2 923 100 бюллетень бастырылачак.
Бу атнада булачак “Милләт Җыены”нда илебезнең 68 төбәгеннән, шулай ук 27 чит илдән меңнән артык делегат катнашуы көтелә. Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алуга багышланган чаралар оештырыла.
Бу атнада шәһәр һәм Республика көнен билгеләп үтәчәкбез.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс белән очрашты. АларТатарстан һәм «Газпромбанк» АҖнең инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, банкның республиканың фәнни-мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеге турында фикер алышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг»АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Анда Премьер-министр Алексей Песошин, Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Батыр Эмеев катнашты.
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирында шагыйрьне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы узды. Чарада шагыйрьнең нәсел варислары – кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна һәм аның кызы Елизавета Малышевалар катнашты.