Иртәнге чыгарылыш
Бүген «Казан Экспо»да Татарстан нефть – газ химиясе форумы ачылды.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә «Мобиль сайлаучы» сервисы эшенә беренчел нәтиҗә ясадылар.
Хөкүмәт Йортында Республика көненә багышланган чаралар программасы тәкъди м ителде.
Тотрыксыз һава шартлары булуга карамастан, республикабыз кырларында кызу урак өсте дәвам итә.
Көндезге чыгарылыш
Казанда сугыш ветераннары госпиталендә Бердәм тавыш бирү көненә вакытлы сайлау участогы булдырылды.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасында “Милләт Җыены”ның тантаналы ачылышы булды. Форумның чаралар бүген һәм иртәгә дә дәвам итәчәк.
Чүпрәле районында безнең элеккеге хезмәттәшебез, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов истәлегенә багышланган чаралар узды.
Кичке чыгарылышлар
Бу көннәрдә республикабызда “Милләт җыены” чаралары уза, аның активистлары белән бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.
Бүген Казанда хезмәт батырлыгы шәһәрләренә багышланган почта маркаларын кулланылышка тапшыру тантанасы узды.
Бүгенге көндә республика амбарларына 3 миллион 220 мең тоннага якын ашлык кайткан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының «Милли җыен» делегатлары белән очрашты. «Милли җыен» делегатлары белән очрашуларда милли тәңгәллекне саклап калуга бәйле төп мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Тантанада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Соңгы җиде елда Татарстанның табигатьне саклау чараларына инвестицияләрнең гомуми күләме 71,8 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта Казанда экология мәсьәләләренә багышланган XX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында рсепублика Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әйтте.