“Газиз тавышлар”. Искәндәр Биктаһиров язмалары.
Хәерле кич, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Сәхифәнең бүгенге чыгарылышында без сезнең игътибарыгызга Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров язмаларын тәкъдим итәбез.
Искәндәр Биктаһиров үзеннән соң гаҗәеп бай иҗади мирас калдырды. Татарстан радиосы фондында гына да аның биш дистәдән артык язмасы саклана. Алар концертларыбызда, тематик тапшыруларда киләчәктә дә яңгарып торырлар, чөнки беркайчан да популярлыгын югалтмый торган әлеге җырларны тыңлаучыларыбыз көтә, халык ярата.