Бу көннәрдә барлык мөселман дөньясы күркәм бәйрәм – пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в)нең туган көнен Мәүлидне билгеләп үтә. «Мәүлид» — гарәп сүзе — туу дигән мәгьнәдә. Мәгълүм ки, Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көне буларак, Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне санала һәм ул ай буе дәвам итә. Шул уңайдан бүген сезнең игътибарыгызга “Мәүлид мөбарәкбад!” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез.