Бүген бик зур һәм кадерле бәйрәм икәнен беләсезме, дусларым? Безнең туган җиребез – Татарстан Республикасы һәм башкалабыз Казан көне бит бүген! Җир шарының иң гүзәл урыннарының берсендә яшибез без: аллы-гөлле чәчәкле җәйләре дә, салкын, карлы кышлары да бар, киң далалары, төрле җәнлекләр тулы куе урманнары да, челтер чишмәләре, тирән елга-күлләре дә бар туган ягыбызның. Әйдәгез, бергәләп дусларыбыз башкаруында туган җиребез, табигатебезнең матурлыгы турында шигырьләр һәм җырлар тыңлап китик әле.
Татарстаныбыз чын дуслык һәм тынычлык урыны, республикабызда күп милләт вәкилләре татулыкта яшиләр. Бүген сез төрле телләрдә балалар җырларын ишетә алырсыз.