Ногмановлар гаиләсе Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә башкалабыз урамнарына бәйрәм тамашаларын карарга чыгалар. Татар гимназиясендә укып йөрүче Гөлназ белән Камил мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыралармы соң инде? Алар Кабан күлендә көймәдә йөзгән арада әтиләренә халкыбыз тарихыннан әллә никадәр мәгълүмат биреп өлгерәләр.