Иртәнге чыгарылыш.
Бүген – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне. Шул уңайдан республика Рәисе Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан телеграмма килде.
“Казан Экспо” үзәгендә Республика Рәисе исеменнән Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Анда Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков, башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Рәисе “Казан экспо” үзәгендә республика Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев белән очрашты. Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановка «Яңарыш» республика фондының 15 еллык эшчәнлегенә багышланган китап тапшырды.
Көндезге чыгарылыш.
Бүген – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне. Шул уңайдан республика Рәисе Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин төбәк халкын бәйрәм белән котлады
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан телеграмма килде.
Республикада мәгариф объектларын капиталь ремонтлау буенча йөкләмәләр үтәлде. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Казан моторлар төзү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Александр Павлов барельефын һәм завод тарихына багышланган истәлекле стеланы ачу тантанасында катнаштылар.