Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының күренекле татар язучысы Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча эшләнгән спектакле язмасын тыңларга чакырабыз. Инсценировка авторы һәм спектакльнең режиссеры – Рифкать Исрафилов. Композиторы – Рим Хәсәнов. Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә мөхәррир Җәүдәт Дәрзаман, радиорежиссер Әминә Шаһиәхмәтова, тавыш операторы Рәсимә Фәхретдинова тарафыннан 1977 елда язып алынган.