“Яңа көн” тапшыруы бүген билгеләп үтелә торган Белем көненә багышлана. Бәйрәм булса да, башланып киткән яңа уку тагын бер кат мәгариф өлкәсендәге вәзгыятькә, проблемаларга һәм казанышларга игътибар юнәлтүебезне сорый. Бүгенге тапшыру барышында без бергәләп тармактагы яңалыкларны һәм үзгәрешләрне барларбыз.
Республикада мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү эшләре дәвам итә. «Кадрлар» (Национальный проект «Кадры») илкүләм проекты кысаларында Татарстанда яңартылган кадрлар үзәкләре ачылды. Бу турыда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова сөйли.