Кичке чыгарылыш
Белем көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетына югары Дәүләт бүләген — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшыру тантанасында катнашты. Татарстан Рәисенә Казан медицина университетының инновация проектларын тәкъдим иттеләр.
Белемкөнендә Лисичанск һәм Рубежное мәктәпләрендә яңадан кыңгырау чыңлады.Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Татарстанга шефлык иткән шәһәрләрдә яшәүчеләрне яңа уку елы башлану белән котлады.
Лаеш районының Сокура авылында 618 урынга исәпләнгән яңа уку корпусы ачылды.