Татарстанда җылыту сезонына әзерлек төгәлләнеп килә.
Татарстанда ягып җылыту сезонына әзерлек төгәлләнеп килә. Август ахырына булган мәгълүматларга караганда, объектларның әзерлеге 97 проценттан артып китә.
Әзерлек паспортларын 14 меңнән артык күпфатирлы йорт алган инде – бу гомуми санның якынча 77 процентын тәшкил итә. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм социаль яклау объектлары кышка тулысынча диярлек әзер – бу өлкәләрдә әзерлек дәрәҗәсе 98 проценттан артып китә. Җылылык энергиясен кулланучылар әзерлек паспортларын 15 сентябрьгә кадәр рәсмиләштерергә тиеш.










