«Кечкенә тыл — зур җиңү». Чүпрәле районында узган районкүләм фестиваль нәкъ шулай атала. Ватанпәрвәрлек үрнәген күрсәткән бәйрәмнән үзхәбәчеләребез язмасы.
Фестиваль үткәрүгә нигез җиңүдән салынды. Чүпрәле районының «Кечкенә тыл — зур җиңү» проекты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган «Күрше фест» күңелле ишегалды конкурсында иң әйбәте буларак сайлап алынды.
Әлеге патриотик чарага Чүпрәлелеләр бик теләп кушылды. Ул бигрәк тә балалар һәм яшьләр арасында патриотизм ил батырлары елъязмасына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Тантаналы ачылышта сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов чыгыш ясады
.
Киңколачлы проектны оештыручылар һәм актив катнашучылар Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды.
Фестивальдә катнашучыларга бай интерактив программа тәкъдим ителде. Берәүләр окоп шәмнәре ясаса икенчеләре маскировка челтәрләре үрергә өйрәнде. Шулай ук хат язып яки видеомөрәҗәгать аша махсус хәрби хәрәкәттә катнашучы якташларына теләктәшлек белдерүчләр дә күп булды. Истәлекле сувенирлар ясау отаханәсе дә тынып тормады. Кыскасы Фестиваль район халкын тарихи хәтерне саклау, бердәмлек һәм патриотизмны күрсәтү өчен берләштергән якты вакыйгага әверелде.










