Бүген Казанның «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында ТР Рәисен сайлауда һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда тавыш бирү өчен бастырылган һәм яраксыз дип табылган бюллетеньнәрне юкка чыгаралар.
«Сайлау бюллетеньнәренең тиражы югары сыйфатта әзерләнүе белән аерылып тора. Аларның бик аз өлеше генә (1 проценттан артыграк) яраксыз дип табылды», — дип хәбәр итте журналистларга «Идел-Пресс» нәшрияты генераль директоры Әнәс Әскәров.
Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен 2 923 100 бюллетень әзерләнгән, шул исәптән 93 900 бюллетень – сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланып тавыш бирү өчен. 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар өчен 53 400 бюллетень бастырылган.
«Яраксыз дип табылган бюллетеньнәр юкка чыгарылачак. Әлеге процессны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары контрольдә тотачак», — дип өстәде Әскәров.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча республика Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.