Казан Россиянең тиз үсә торган шәһәрләре рейтингында алтынчы урынны алды. Тикшерү нәтиҗәләрен Йорт салучыларның бердәм ресурсы сайтында күрергә мөмкин.
«Иң тиз үсүче шәһәрләр арасында экспертлар Краснодар, Сургут, Мәскәү, Төмән, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Нижневартовск һәм Каспийскины атады», — диелә хәбәрдә.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, ТР башкаласында 2024 елга барлык күп фатирлы торак фонды мәйданының 38 проценты 2010 елдан соң төзелгән йортларга туры килә. Аларның 25 проценты 2010 елдан 2019 елга кадәр , ә 14 проценты 2020 елдан 2024 елга кадәр төзелгән торак фондына карый.










