Казан фәнни үзәге фронтны һәм тылны ил оборонасы өчен мөһим булган фәнни-техник эшләнмәләр белән тәэмин итүгә зур өлеш кертте. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең юбилеен бәйрәм итүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Казан фәнни үзәге юбилеен Ватанны саклаучылар елында билгеләп үтүе символик мәгънәгә ия. Аның тарихы халкыбызга нацистлар Германиясенә каршы көрәшү вакытында очрашырга туры килгән авыр сынаулар, бөек хезмәт һәм хәрби батырлык чоры белән тыгыз бәйләнгән. Советлар Союзы Фәннәр академиясе Президиумын Татарстан башкаласына эвакуацияләү турындагы карарны хөкүмәт 1941 елның 16 июлендә кабул иткән. Сугыш елларында Казанда илебезнең 33 алдынгы фәнни учреждениесе хезмәткәрләре хезмәт куйган. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан башкаласы аша дәүләтебезнең фәнни оборона линиясе узган, дип хаклы рәвештә әйтә алабыз», — дип билгеләде Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә безнең ил моңарчы күрелмәгән тышкы куркынычлар һәм чакырулар белән очраша. Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итү алга таба үсү һәм чәчәк ату өчен кирәкле шарт булып тора.
«Илебез Президенты Владимир Путин фәнни-техник өлкәдә куйган барлык бурычларны федераль хөкүмәт һәм Россия Фәннәр академиясе җитәкчелегендә, көчләрне берләштереп, уңышлы хәл итәчәкбез, дип ышанам», — дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
СССРның фәнни потенциалын бәяләп бетермәү нацист Германиясенең һөҗүменең уңышсыз нәтиҗәсенең бер факторы булды, дип өстәде «Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге директоры Александр Калачев.
«Без Бөек Ватан сугышы елларында Казанда фидакарь хезмәт куйган һәм алга таба үзәкнең эшчәнлеген башлап җибәрүчеләрдән булган галимнәргә рәхмәтле. Бүген безнең ил яңадан фәнни-технологик суверенитетны тәэмин итәргә кирәк булуны аңлый һәм бу процесста фундаменталь фәннең ролен таный», — дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге хезмәткәрләренә бүләкләр, шулай ук Венгрия профессоры Дьёрдь Кеглевичка Арбузов премиясен тапшырды.










