Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополиста робот техникасын җитештерү һәм куллану буенча республика сәнәгать предприятиеләре директорлары белән узган семинар-киңәшмәдә региональ роботлаштыру стратегиясе кабул ителүен игълан итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә катнашучылар сәнәгать өлкәсен роботлаштыруның дөньякүләм трендлары, гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары, җитештерү объектларын автоматлаштыру буенча карарлар, тармакның ихтыяҗлары һәм проблемалары турында фикер алышты.
Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов белдергәнчә, Татарстан сәнәгать өлкәсен роботлаштыруны үстерүгә зур өлеш кертә. Әйтик, хәзер республика файдаланыла торган роботлар саны буенча Россиянең топ-5 төбәге арасына керә.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, сәнәгать өлкәсен роботлаштыруны үстерү – икътисадның көндәшлек сәләтен үстерүдә мөһим юнәлеш. «Иң мөһиме – республикада робот җитештерүчеләр дә, тиешле белгечләр дә бар. Безгә кадрлар әзерләү өлкәсендә бик җитди эшләргә кирәк. Сентябрьдә бездә зур чара – Kazan Digital Week узачак. Бу теманы әлеге форум кысаларында да җентекләп эшләргә кирәк», — диде ул.










