Аны ТР премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм муниципалитетның башлыгы Ленар Зарипов озата йөрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район үзәгенә килүгә Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Ленар Зарипов сөйләгәнчә, урып-җыю кампаниясе 68 процентка үтәлгән – 23,6 мең гектар мәйдан җыелган. 98 мең тонна яңа уңыш җыеп алынган. Уңдырышлылык – бер гектардан 41,3 центнер. Басуларда 72 комбайн эшли. 11 мең гектар мәйданда уҗым культураларын чәчү планлаштырылган. Эшләр 44 процентка төгәлләнгән.
Районның барлык хуҗалыкларында 30,7 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 10,5 мең баш савым сыеры исәпләнә. 1 сентябрьгә тулаем савым 58,7 мең тонна тәшкил иткән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 9 мең тоннадан артык мөгезле эре терлек бар. Актанышта шулай ук атлар үрчетәләр. Алар районда якынча 600 баш, дип исәпләнә.
Агымдагы елның җиде ае йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының тулаем продукциясе 2 миллиард 882 миллион сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26 процентка күбрәк.
Марат Җәббаров ассызыклаганча, Актаныш районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә тулаем продукция күләме буенча да, авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата кереме дәрәҗәсе буенча да күрсәткечләр арта.
«Сөт терлекчелеген үстерү өчен шартлар уңай. Монда сөткә иң югары бәяләрнең берсе – бер килограммы 40 сумнан кыйммәтрәк», — дип өстәде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы халкына шефлык ярдәме күрсәтү һәм махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр җибәрү юнәлешендә башкарган зур эше өчен рәхмәт белдерде. Ул хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мөһим, дип басым ясады.
«Гомумән алганда, Актаныш – тотрыклы район. Биредә бик грамоталы команда эшли. Бүгенге көндә һәр аяз көннән файдаланырга, урып-җыю һәм чәчү эшләрен оператив рәвештә төгәлләргә кирәк», — дип игътибар итте Татарстан Республикасы Рәисе.
Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең күргәзмәсе белән танышты һәм район тарихына һәм халык-гамәли иҗат осталарына багышланган экспозицияне карады.










