Иртәнге чыгарылыш
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополиста республика сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән җитештерүдә робот техникасын гамәлгә кертү буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Башта ул Иннополис Университетының сәнәгать робот техникасын үстерү үзәге җитештерү мәйданчыгында робот техникасы, җитештерүне автоматлаштыру системалары белән танышты.
ВладивостоктаX Көнчыгыш икътисадый форумы ачылды.АныңэшендәТатарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге республика делегациясе катнаша.Делегациясоставына төбәкнең икътисад үсеше, халыкара хезмәттәшлек һәм инновацияләр өчен җаваплы төп структуралары вәкилләре керде.
Казандагы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында Татарстан Рәисе сайлауларында һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда тавыш бирү өчен, республика районнарына сайлау бюллетеньнәрен җибәрү башланды.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан хәрбиләре күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бүләкләү тантанасыннан видеоязманыны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында урнаштырган.
Татарстан хәрби комиссары Юрий Беляев ветераннарны, хезмәткәрләрне һәм барлык республика халкын, Татарстан Хәрби комиссариаты оешуга 105 ел тулу белән котлады.
Яшел Үзән шәһәренең «Каенлык» паркында «Безнең ишегалды» фестивале узды. Чара халык белән аралашу, республика программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясау һәм иң актив шәһәрлеләрне бүләкләү мәйданчыгына әйләнде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында игеннәрне урып-җыюда эшләүче механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Актаныш үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең яңа бинасын ачуда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов судьялар бергәлеге вәкилләрен республика җәмәгатьчелек юстициясе оешуга 25 ел тулу белән котлады. Аның сәламләвен шушы датага багышланган түгәрәк өстәлдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды.
Татарстан хәрби комиссары Юрий Беляев ветераннарны, хезмәткәрләрне һәм барлык республика халкын, Татарстан Хәрби комиссариаты оешуга 105 ел тулу белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга 50 яңа пассажир автобусын тапшыру тантанасында катнашты. Быел шәһәрнең җәмәгать транспортын 80 яңа НефАЗ автобуслары тулыландырачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында игеннәрне урып-җыюда эшләүче механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Актаныш үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең яңа бинасын ачуда катнашты. Ул Минзәлә районында «Камский Бекон» җәмгыятенең сөтчелек комплексында да булды.
Республика Премьер-министры урынбасары-икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Көнчыгыш икътисадый форумында Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше буенча комиссия утырышында катнашты.