“Татарлар: Үз өемдә – үз көем”.
Бөтендөнья Татар Конгрессы Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә, республикада эшләп килүче татар милли оешмалары эшчәнлеген бер мәгълүмати кырга туплаучы, алар өчен даими аралашу мәйданчыгы булырдай радиотапшырулар циклын дәвам итә.
«Татарлар: үз өемдә – үз көем» тапшыруы Татарстан муниципаль районнарында Дәүләт милли сәясәтен программасы гамәлгә ашыру, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеген яктыртуга багышлана, республикада булган милли чараларны барлый.
Тапшыруның бүгенге чыгарылышы Татарстан республикасының көньяк- көнчыгышында урнашкан Баулы районында әзерләнде.