Атна матур бәйрәм — Белем көне — белән башланып китте. Шул уңайдан республикабызда бик күп чаралар уздырылды.
Татарстан Рәисе Владивостокка эш сәфәре кысаларында унынчы Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында булды.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә гражданнар өчен торак алу мөмкинлеген арттыру турындагы стратегик сессиядә катнашты. Чараны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.
Татарстанда 14 сентябрьдә сайлаулар узачак. Республика халкына беренче тапкыр Рәисне сайларга туры киләчәк. Сайлауда дүрт кандидат катнаша — гамәлдәге җитәкче һәм төрле партия вәкилләре. Аларның кем һәм сайлауларга нинди тәҗрибә белән килүләре турында сөйлибез.