«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале быел аеруча масштаблы уза: дүрт шәһәр мәйданчыгы, эшлекле программа, Африка киносы көннәре һәм кызыл келәмнән узачак йолдызлар.
Фестивальнең төп вакыйгалары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында: «Ногай» кунакханәсендә, «Родина», «Мир» кинотеатрларында, Казан Кремленең гавами урыннары бинасында уза. 21нче Казан кинофестиваленә 67 илдән 845 гариза теркәлгән.«Бөтен конкурс программасы бушлай. Бер генә искәрмә бар. «Родина» кинотеатрында теркәлү системасы гамәлдә, аның кысаларында 1 сум түләргә кирәк була.