«Татар радиоуниверситеты». Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Резидә Зәйни остазлык итә. Татар матбугаты тарихы сәхифәләре.
3 нче чыгарылыш.
“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме, мифология хакында сөйләштек. Без тагын бер кызыклы, зур тема башлап җибәрдек. Ул — татар матбугаты тарихына багышлана.
Ә сез беләсезме, 2 сентябрьдә, беренче татар газетасы — «Нур» чыга башлауга 120 ел тулды!
Студиябездә филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты Резидә Локман кызы Зәйни остазлык итә.
Бүгенге тапшыруда:
- Узган тапшыруда без татар вакытлы матбугатының кабул ителгән классификациясе турында сөйләшә башлаган идек. Аерым алганда либераль һәм демократик басмалар турында искә алдык. Ә тагын нинди газета-журналлар булган?
- Беренче татар газетасының Казаннан шактый читтә, Санкт-Петербург шәһәрендә чыкканын белдек. Тагын кайсы шәһәрләрдә татарча газета-журналлар чыккан?
- Бертуган Рәмиевләрнең “Вакыт” газетасы һәм “Шура” журналы кайчанга кадәр чыга?
- Патша хакимияте бетеп, большевиклар килгәннән соң татар вакытлы матбугаты дөньясында нинди үзгәрешләр була?
- Татар большевикларының да үз газеталары булганмы?
- Татар журналистикасы тарихын кемнәр өйрәнгән?
- Журналист булу өчен кайда укырга?