Татартсан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә 8 дәрес эчендә намаз укырга өйрәтәләр.
Укулар атнасына бер тапкыр оештырыла, Бу дәресләрне 1600 кеше укып чыккан инде. Беренче дәрес 4нче октябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында, Тукай урамы 38, иртәнге сәгать 8:00дә башлана. Чара 29нчы ноябрьдә йомгак ясап һәм сертификатлар тапшыру белән тәмамлана. Катнашучыларның яше 17дән башлана. Дәресләр рус һәм татар телләрендә үткәрелә. Экранда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып язылырга мөмкин.