Кадерле дуслар, Сезне халкыбыз үзенең күренекле улы, драматург һәм шагыйрь – Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында сәхнәләштерелгән “Асылъяр” спектакле язмасын тыңларга чакырабыз. Сәхнәгә куючы режиссер – Рабит Батулла. Музыкаль бизәлеш Рәис Сафиуллин тарафыннан эшләнгән. Дирижер – Фоат Әбүбәкеров. Әсәр магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә 1982 елда язып алынган.