Бу атнада, 10 сентябрьдә, Оренбург шәһәрендә халыкара «Татар кызы-2025» бәйгесенең финалы узачак. Аңа 12 финалист сайлап алынган. Кызлар безнең башкалада әзерлек уздылар. Аларның кайберләре белән без дә очрашып аралаштык. Хәзер сезнең игътибарга Казакъстан Республикасыннан Азалия Әхмәтҗанова һәм Мәскәү өлкәсе вәкиле Гөлназ Мифтахова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.