«Гаилә» илкүләм проекты (Национальный проект «Семья») кысаларында Татарстанда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне укыту һәм эшкә урнаштыру өчен шартлар тудырыла. Моның өчен нинди чаралар күрелүе турында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова сөйли.
Тапшыруда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Айтуган Хаҗиев Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнашында үткән киңәшмә, анда куелган бурычлар, шулай ук республикада чыгарылган яңа сортлар турында сөйли.